140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасына чиратны бетерерме?

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Тагын бер атнадан Буаның Көнбатыш бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак. Анда 140 бала кабул ителәчәк.
1дән 2 яшькә кадәргеләр өчен 24, 2дән 3 яшькә кадәргеләр өчен 24, 3-4 яшьлекләр өчен 23, шул ук санда 4-5 һәм 5-6 яшьлекләр өчен төркемнәр булачак.

 Шулай ук 6-7 яшьлекләр өчен 23 урынлык әзерлек төркеме дә оештырылачак. Хәзереге вакытта районда 323 бала бакчаларга чиратка куелган. Аларның 201е туганнан алып 1,5 яшькә, 122се 1,5тән 7 яшькә кадәргеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International