Буага Рөстәм Миңнеханов килде

2015 елның 21 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырган вертолет бүген көндез дүртенче ярты булганчы Буа җиренә төште. Республика лидеры алдан билгеләнгән вакыттан 10 минутка иртәрәк тә килеп җитте. Ул алдан яңа төзелгән “Светофорик” балалар бакчасын ачуда катнашты. Ул, бинаның эченә үткәч,  бакчаның Казандагылар белән янәшә куярлык заманча, матур булуын әйтте. Рөстәм Нургалиевич шулай ук “Ак Барс” холдинг компаниясенең “Авангард” ЧҖҖнең ит продуктлары җитештерү, саклау һәм эшкәртү цехын эксплуатациягә тапшыру тантанасын да күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International