Татарстанга быел кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан федераль бюджеттан 704,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Бу хактагы документ РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында бастырылды. Әлеге акча крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү өчен тотыла. Гомумән алганда, Россиянең 85 өлкәсенә 17 млрд. сумга якын субсидия бүлеп бирелгән.