“Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе кәгазь медицина полисына өстәп пластиклысын да бирә

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Полисның стандарт төрен (кәгазьлесен) алу мөһим булса, аның пластик дубликаты уңайлылык өчен генә чыгарылды.

Әлбәттә, оригиналны алмыйча аның пластик төрен бирмәячәкләр. Соңгысы бары Татарстан Республикасы территориясендә генә гамәлдә. Пластик медицина полисы түләүсез бирелә. Аны алу өчен яңа полис, паспорт белән “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясенең офисына килеп гариза язарга кирәк. Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, пластик медицина полисы белән  пациентлар тоткарлыксыз кабул ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International