Буада 13 номерлы автобус йөри башлады

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Берничә көн инде шәһәр урамнарында 13 номеры суккан автобуслар йөри башлады.  Шәһәр автобуслары буенча җаваплы Таһир Газизов әйтүе буенча, 13 саны унөченче автобус маршурты дигәнне аңлата һәм ул Буаның Көнбатыш бистәсенә   бара.

 Әлегә эксперименталь рәвештә генә. Яңа маршрут  әлеге бистәдә “Светофорик” яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле.   27 июль, дүшәмбедән башлап 13 номерлы шәһәр автобусы даими рәвештә иртәнге сәгатьтә, төшке ялдан соң һәм кич ике тапкыр Көнбатыш бистәгә барачак. Әлегә маршрутның төгәл тукталышлары күрсәтелмәгән, ул өйрәнелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International