Буада августта туйлар “бумы” көтелә

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Август аенда быел 52 пар район ЗАГС бүлегенә никахларын законлы  рәсмиләштерергә  киләчәк. Аларның 4-5е генә гаризаны шәхсән китереп бирде, калганнары он-лайн чиратка бастылар.

Киләсе айда Мендельсон маршы иң күп тапкыр 7 августта уйнаячак. Бу көнне районда 12 пар кияү белән кәләш язылыша.

Ә менә “көзгеле” саннар белән 15нче августта (15.0.8.15) 8 пар өйләнешә. Чагыштыру өчен былтыр август аенда район ЗАГС бүлегендә 49 гаиләнең никахын теркәгәлгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International