Бүген безгә җәй “кире кайта”

2015 елның 24 июле, җомга
Бүгеннән салкынча һава торышын җәйге җылы температура алмаштырачак. Татарстан гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада бүген һава температурасы плюс 26 градуска күтәреләчәк. Дөрес, республика районнарында урыны белән аязучан болытлы һава һәм яңгырлар да вәгъдә ителә. Ә Буала явым-төшем көтелми.

Мәскәүдә дә бүгенге җомганың соңгы “салкын” көн булуын, аннары җылы җәй “кайтачагын” хәбәр иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International