Буа элеваторына беренче ашлык килде. Иң күп бөртек тапшыручыга – сөт эшкәртү комплексы.

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Быелгы уңыш олауларын беренче булып “Ак-Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалы китерде. Элеватор директоры  Газинур Хакимов бу көнне  иген төяп килгән транспорт хуҗаларына, хуҗалыклар җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Муниципаль  район башлыгы Азат Айзетуллов үз чыгышында тагын бер шатлыклы хәбәр ирештерде:  быел Буа урып-җыю сезонында дәүләткә 120 мең тонна икмәк тапшырса, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов  бездә заманча сөт эшкәртү комплексы төзүдә ярдәм итәчәкләрен вәгъдә иткән. Ул иң күп иген үстерүче хуҗалыкта төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International