Буадан Әлфит Зыятдинов алмагач кәүсәсендә алма үстерә

2015 елның 31 июле, җомга

Буада яшәүче Әлфит абый Зыятдинов гаҗәеп бер алмагач үстерә. Әлеге алмагачның  алмалары кәүсәгә сарылып үсә. Ә яфраклары белән ботакларын кыркып торалар. Әлфит абый әлеге “могҗиза” алмагачны  Ульяновск ягыннан алып кайткан. Моннан дүрт-биш ел элек утыртылган “сәер” алмагач биргән алмалар гадәти зурлыкта, тәме дә башкаларныкыннан аерылмый. 


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International