12 коляскада утыручы инвалид су спорт төрләре буенча ярышлар карадылар.

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Буа муниципаль районына Казанда үтүче су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 24 чакыру билеты тапшырды. Махсус җиһазланган урыннарда 12 коляскада утыручы инвалид һәм аларны озатучылар су спорт төрләре буенча ярышлар карадылар.

Алар синхрон йөзү, су полосы һәм суга сикерү ярышларын күзәттеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен галәм масштабында уздырылган чараларда катнашу – онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Алар телевизор экраннары аша түгел, ә турыдан-туры трибуналардан Россия спортчылары өчен кайгырттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International