“Мин – тормышымның авторы”

2015 елның 14 августы, җомга

Буа  районындагы  халыкка  комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре чакыру буенча Р.Сагдеев мәктәбендә балаларга “Мин – тормышымның авторы” дигән темага чара уздырдылар.Чараның  максаты булып балаларны төрле профессияләр белән таныштыру, киләчәгеңнең якты, ышанычлы булуы күбрәк үзеңнән торганлыгын аңлату иде. Бу чарада балалар профессияләр белән таныштылар, үзеңнең киләчәгеңне дөрес  төзү өчен  сәләмәт яшәү рәвеше алып баруны  онытмаска кирәклекне аңладылар. Шуларны үтәгәндә генә киләчәк тормышка салыначак нигез нык булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International