Бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Иртән үк чәчәк  бәйләмнәре күтәргән, яңа, үтүкләнгән мәктәп формалары кигән укучылар шәһәр урамнары буйлап мәктәпләргә  агылды. Бүген алар өчен  уку елы башлануын хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады. Районның барлык мәктәпләре тулы әзерлектә үз укучыларын каршы алдылар.  Мәктәп бусагасын быел барлыгы 4792 бала атлап керде, шуның 510ы – беренче сыйныфка килде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International