Буада яңа поликлиника ачылды

2015 елның 11 сентябре, җомга
Аны ачу тантанасына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде.  Аның ишегенә аркылы тасманы муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, баш табибның поликлиника буенча урынбасары Наилә Гыймадиева кистеләр. Элеккеге 83 номерлы һөнәр училище бинасында реконструкция үткәгәннән соң ачылган яңа поликлиника 2 номерлы дип йөртеләчәк. 1 номерлысы – дәваханәдә. 

Яңа бинага регистратураның бер өлеше, гомум участок табиблары, стоматология кабинетлары барысы да, УЗИ, анализлар алу лабораториясе, эчке органнарны диагностикалау кабинетлары, көндезге стационар палаталары күчә. Ә профилактик медицина каравы үтү бер “тәрәзәдә” булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International