Буа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тавыш бирде

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
1184 номерлы Студентлар сайлау участогына беренче сайлаучылар иртәнге 7 сәгатькә кадәр килделәр. Беренче булып ирле-хатынлы Анастасия һәм Денис Попондополо тавыш бирделәр. Сайлау комиссиясе серетаре Лариса Храмова әйтүенчә, иртәнге 8 сәгать 15 минутта 73 кеше сайлау участогына килеп тавыш бирде.

 Ә участокка килә алмаучылардан урынга барып сайлатуга гаризалар кабул ителә. Зур активлык көндезге 10 һәм 11 сәгатьләр арсында көтелә. Сайлауларның барышына “Бердәм Россия” һәм КПРФ сәяси партияләре вәкилләре күзәтчелек итә. Иртәнге 9 сәгатьтә әлеге сайлау участогында Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов тормыш иптәше Гөлнур Айзетуллова белән тавыш бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International