Буада көн уртасына авыл халкының яртысыннан күбрәге тавыш бирде

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Буа районында көн уртасына шәһәрдә 7067 кеше тавыш бирде, ул барлык сайлаучыларның 42,51 проценты дигән сүз. Ә авылда халык активрак булды – анда 10356 кеше тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 54,39 процентына тиң.

Шәһәрдә халыкның сайлау участокларына килү активлыгы Сәйдәш, Тимер сайлау округларында югары. Иске Суыксу, Өчмунча, Кырык Садак, Югары Наратбаш, Аксу, Мулланур Вахитов, Каенлык сайлау округларында сайлаучыларның 70 процент һәм аннан да күбрәге тавыш бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International