Буаның үзәк стадионында футбол кырына ясалма газон һәм яңа капкалар урнаштыралар

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Ясалма яшел “келәм” стадионның яртысына диярлек  җәелде инде. “Волгадорстрой” җәмгыятенең 6 кешелек бригадасы ювилир хезмәте башкаралар,  ясалма газонның аскы өлешен кул белән тигезләп киләләр. Ә өслекнең үзен Казан шәһәреннән килгән белгечләр урнаштыра. Бу эш шактый вакыт таләп итә. Газонны  җәйгәннән соң берничә тәүлек урнашуын көтәргә кирәк. Материал кайтып бетерелсә, салкыннарга кадәр эшне төгәлләячәкләр.  Аннары футбол кырына ике якка да яңа капкалар уранаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International