Буага региональ газета-журналлар редакторлары килде

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
“Татмедиа” ачык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендәге делегация иң элек муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов белән очраштылар. 

Чәй артындагы җылы сөйләшүдә кунаклар районда  татар мәктәпләренең торышы, мәгариф өлкәсе торышы белән кызыксындылар. Аларны килүе максаты да – халыкны милли матбугатка тарту иде. Ахырдан кунаклар Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән җыелып, уртак фикергә килделәр.

 “Казан утлары” “Безнең мирас”, “Идел”, “Ялкын”, “Сабантуй” җурналлары,  “Мәдәни җомга”, “Сувар” газеталары редакторлары  соңыннан үз басмаларына язылырга өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International