Буада иң аварияле тыкрыкта светофор урнаштырылды

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Шәһәрнең Р. Люксембург һәм  Гагарин урамнары киселешендә  бүген светофор утыртылды. Иң күп ДТП теркәлгән, якында гына 1 номерлы мәктәп урнашкан участокта хәрәкәтне светофор көйли башлаячак. Яңа җиһаз федераль программа нигезендә түләүсез урнаштырыла. Аны тендерны откан Оренбург подрядчы оешмасы утырта. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Ранис Бәдретдинов әйтүенчә, әлеге программа буенча яңа светофорлар урнаштыру алдагы елларда да дәвам итәчәк.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International