Бүген Буада шәһәр башлыгы сайланды

2015 елның 18 сентябре, җомга
Бүген Буа шәһәр башкарма комитеты бинасында өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының беренче утырышы булды. Аның эшендә шәһәр Советына сайланган 15 депутатның барысы да һәм Буа шәһәр прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе Марс Расыйх улы Фәткуллин, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Александрович Никифоров катнаштылар. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. Алар барысы да үтәлде.

 Депутатларның яшертен сайлавы белән Буа шәһәр башлыгы итеп Азат Касыйм улы Айзетуллов, Буа шәһәр башлыгы урынбасары итеп Светлана Анатольевна Зайцева, Буа шәһәр Советыннан Буа муниципаль районы Советына вәкил итеп “Средневолжсксельэлектросетьстрой” Буа ремонтлау-монтаж идарәсе начальнигы Роберт Фернат улы Шагалиев сайландылар. Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International