Буа урамнары йөгерү юлларына әверелә

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Шимбә, 26 сентябрь көнне Буада “Татарстан кроссы-2015” масса төсендәге ярышлар узачак. Анда 200 метр арага йөгерүгә шәһәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче өлкән төркемдәге балаларны, 2015 метрлы дистанциядә узышуга 4-8, 9-11 сыйныфлар укучыларын, югары, урта-махсус уку йортлары студентларын, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләрен, җитәкчеләрен, спорт ветераннарын көтеп калалар. Нәниләргә старт 10 сәгатьтә, ярышларны төгәлләүче хезмәткәрләр-ветераннарга 11.50 сәгатьтә биреләр. Дистанция шәһәр үзәгеннән башланып, урамннарны колачлаячак һәм финиш шулай ук үзәктә булачак. Җиңүчеләрне, призерларны бүләкләү 12.30 сәгатькә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International