Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Буалылар Казанда ярминкәдә 107 тонна продукция реализацияләделәр
2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Үткән шимбә көнне буалылар чираттагы мәртәбә Казанның Мәскәү районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъ-дим иттеләр. Көн карлы-яңгырлы, җилле булуга карамастан, “Удача” сәүдә йорты каршындагы мәйданнан кеше өзелмәде.
Буа “писүге” баллы
Буа сатучыларының кайсылары анда кичтән үк килеп кундылар, икенчеләре төнлә килеп җиттеләр. Казан халкы да йокламый – беренче сатып алучылар инде сәгать 5ләр тирәсендә күренә башлады.
- Башлап суган алдылар. Калькуляторда фонарь яктыртып санарга туры килде,- ди Ырыңгы авыл җирлеге башлыгы Роберт Гордеев. Якташыбыз, халык шагыйре Ренат Харис та хатыны Лилия ханым бе-лән иртән үк килде. Сәгать тугызынчыда кирәкле товарларны алып кайтыр юлга кузгалганнар иде ин-де алар. Кәрҗиннәренә соңгысы итеп ташкабак салдылар. Ә халык ярминкәгә агылды да агылды. Барысы да диярлек көпчәкле сумкалар тарткан казанлылар әле бер сәүдә ноктасына тукталдылар, әле икенчесендә чиратка бастылар. Ярминкә буе иң озын чират килограммы 46 сумнан сатылучы шикәр комына иде.
- Мин Буа шикәрен генә алырга тырышам. Ул бик баллы. Ярминкә саен чыктым, 60 килограмм тупладым инде. Күп очракта намуссыз сатучылар башка заводлар җитештергәнне дә Буаныкы дип алдап саталар. Ә бит ул төсе буенча да, тәме белән дә аерыла,- ди Раиса Горбатых их-ластан. Килограммы 270-290 сумнан сыер итенә сайлау зур иде бу көнне. Якындагы палаткада арзанрак сатсалар да, Бикмураздан Мөхәммәтҗановлар алып килгәнгә чират зур булды. Ите яхшырак, диләр казанлылар. Күркә итенең, балның файдасын, Буа икмәгенең тәмен дә белә алар. Ипи-булка әй-берләре генә түгел, пирог-лар да, чәкчәк-бармаклар, прәннекләр дә яхшы үтте.
- Шулкадәр тәмле пешерә-ләр. Килгән саен сатып алам. Атна буена җитәрлек төрле азык-төлекне ярминкә вакытында алып куябыз да, кибеткә ипигә ге-нә керәбез. Бик җайлы. Якында гына торгач берничә тапкыр урап була. Ме-нә бүген дә өйгә кайту юлында кердем. Аннан ирем белән киләбез әле. Район үзешчәннәренең концертын да карап китәрбез. Шәһәр халкын арзан һәм сыйфатлы продукция белән шатландырганга рәхмәт. Сатучыларга авыр булуын да аңлыйбыз. Инде кичә кичтән үк палаткалар кора башладылар,- дип сөйләде Тамара Плетнева. Май-сыр комбинаты, “Карлинский” ит йорты, “Буа” җиләк-җимеш питомнигы продукциясенә дә, сорау зур булды. Хуҗалыклар, фермерлар алып кил-гән бөртеклеләр иртәнге сәгать 7гә үк сатылып бетте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та килде анда һәм буалыларга мактау сүзләре җиткерде.
Шәһәр халкы кабак бәлешен ярата
Яшелчәләрдән бәрәңге тү-гел, ә ни хикмәт, кабак ях-шы сатылды бу көнне. Сария апа Бәширова бәлешен дә, боткасын да еш пе-шерә. Берничә ноктадан төрле сортлысын алган. Кабакны район кулланучылар җәмгыяте дә, Карлы, Кыят, Татар Буасы, Әлши, Алших, Боерган, Югары Лашчы, Ырыңгы һәм башка авыл җирлекләре дә алып килгән. Ахырга таба килограммын 4-5 сумга кадәр төшерделәр. Кире алып кайтмаслар бит.
- Авыл җирендә кабакны һәркем үстерә, ә казанлыларга ул тансык. Файдалы яшелчәдән рәхәтләнеп бә-леш пешереп сыйлансыннар, - ди Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова.
Башка яшелчәләрне дә шактый тиз сатып бетерделәр. Боерганлылар палаткасына салат ашыйсым килә, дип бер аш чөгендере сорап килүче дә булды. 10 сум акча сузгач икене бирделәр. Запас белән алучылар алай да күбрәк. Беренчедән, шәхси хуҗалыкларда үскән кишер-чөгендер, бәрәңге-суган, ташкабак арзан, икенчедән, агуламаган.
Умарта илен хәтерләткән ярминкә мәйданы көн уртасына кадәр гөр килеп торды. Өлкәннәр декадасына багышланган ярминкәдә теләгән һәркем итле карабодай һәм кайнар чәй белән дә сыйланды. Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә Шәрәфетдинова әйтүенчә, буалылар бу көнне алып барган барлык 107 тонна товарны реализацияләгәннәр.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз