Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен “Сәламәтлек дәресе” оештырдылар. Физик мөмкичелекләре чикләнгән балалар җитез уеннарда, конкурсларда, төрле викториналарда теләп катнаштылар. Чараның ахырында һәр бала тәм – томга ия булды.