Буа шәһәрендә, Татарстан Республикасы Архив фонды документлары сакланышын тәэмин итүгә багышланган, Яшел Үзән зонасы архивистларының Зона методик советы семинары булып узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты белән бергә оештырылган семинарда Баш архив идаресә башлыгы Д.И. Ибраһимов, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов, Буа районындагы Россия Федерациясе Пенсия фонды идаресә башлыгы Р.Г. Җәләлов, Баш архив идарәсе вәкилләре, Казан, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Саба һәм Тәтеш муниципаль архивлары башлыклары катнашты.
Семинарда катнашучылар муниципаль архивларның материаль-техник нигезләре үсеш проблемаларын һәм торышын, архив документлары саклауның норматив режимын тәэмин итүне, аларга фәнни-белешмә аппараты төзүне тикшерделәр. Аерым игътибар архивларның исәпкә алу документларын зарур хәлдә тоту, Интернетта урнаштыру һәм электрон эзләнү системасы сыйфатында “Архив фонды” мәгълүматлар нигезен куллану проблемасына бирелде.
Баш архив идарәсе Буа районы уку йортларына, 2008-2015 елларда идарә тарафыннан архив документлары нигезендә бастырып чыгарылган 500 данәдән артык фәнни басма һәм җыентык, “Гасырлар авазы - Эхо веков” журналы номерларын бүләккә тапшырды.