Буада Камал театры “Мәхәббәт FM”ны куйды

2015 елның 23 октябре, җомга
19 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры Буа театры сәхнәсендә 14-23 октябрьдә үтүче театраль декада кысаларында “Мәхәббәт FM” спектаклен күрсәтте. 
Тамашачыга бигрәк тә яшь “йолдыз” Эмиль Талипов чыгышы ошады. Ул танылган җырчыларны, сәясәтчеләрне пародияләде. Камаллылардан кала декадада А.Н. Островский исемендәге Мәскәү Өлкә драма, Чуаш яшь тамашачы, Мордовия милли драма, Димитровград драма һәм башка театрлар катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International