“Җәяүлеләр”

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

      Көзге каникуллар алдыннан Боерган урта гомуми белем мәктәбенә ТР ЮХИДИ бүлегенең Буа бүлекчәсе начальнигы Сергудаева Анна Вячеславовна кунакка килде. Ул беренче сыйныф укучыларын “җәяүлеләр” сафына кабул итү бәйрәмендә катнашты.

   Мәктәптә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды эшләп килә. Аның белән Әхмәтҗанова Равия Нотфулла кызы җитәкчелек итә.”Светофорик” дигән яшь инспекторлар отряды беренче сыйныф укучыларына юл билгеләре турында  театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кечкенә дусларыбыз да сынатмады.Юл кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Юл кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр. Чараның финалында Сергудаева А.В. беренче сыйныф укучыларына һәм яшь инспекторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International