Буа муниципаль районы ветераннар оешмасының конференциясе узды

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрь көнне Буаның досуг үзәгендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”белгечләре булышлыгы белән Буа муниципаль районы ветераннар оешмасының конференциясе узды. Конференциядә Республиканың ветераннар советы рәисе Иштирәков Х.Г.,  Буа районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Садретдинова Л.Н., Буа муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Камалова Л.Р. һәм Буа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы Җәләлов Р.Г., районның хәрби комиссары Тухватуллин Р.Х., Буа районының ветераннар советы рәисе Дементьев Н.И. һәм Буа районының ветераннар советы әгъзалары.  Көн тәртибендә Буа районы ветераннар советының 2010-2015 елларына нәтиҗә ясау һәм яңа составын сайлау. Ахырдан иң актив ветераннарга (пенсионерларга) рэхмәт хатлары бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International