13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне.

2015 елның 14 ноябре, шимбә

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган – 13 ноябрь атаклы француз педагог Валентин Гаюи туган көне, ул беренчеләрдән, үзе уйлап чыгарган шрифт ярдәмендә, сукырларны укыту ысулын күрсәтте һәм алар өчен уку йортлары ачты.

         Буа муниципаль районында да бу көнне игътибарсыз калдырмадылар. Бүген Буаның досуг үзәгендә Халыкара сукырлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.Садретдинова,Буа муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Камалова Л.Р. һәм Буа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы Җәләлов Р.Г., һәм иҗтимагый оешмаларкатнашты. Мондый очрашулар үткәрү мөһим нәрсә, аларның төп максаты җәмгыятнең сукырларга карата игътибарын җәлеп итү, аларның җәмгыять тормышында төрле яктан катнашу шартларын булдыру, белем һәм мәгълүмәт алу мөмкинлекләрен киңәйтү, мәшгүльлекләрен арттыру һәм гомумән тормыш шартларын яхшырту.

         Тантанадансын чакырылган 194 кешегә 5шәр кг он тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International