Веттехникумның “Буа егетләре” төркеме республика җыр конкурсында икенче

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Казан шәһәренең 41 номерлы һөнәри колледжында «Халыкны батырлыгы безнең йөрәкләрдә» җыр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу чара Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылган иде. Конкурс 9 номинациядә барды. “Башкару осталыгы» номинациясендә Буа ветеринария техникумының «Буа егетләрое” төркеме икенче урын алды. Аларга министр Энгель Фәттахов имзалаган Диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International