Буа районы мәдәният йортында Халыкара әниләр көне.

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне бәйрәм ителә. Электән хатын-кызны яңа тормышка җан бирүче итеп хөрмәт иттеләр. Бу көнне барлык Эниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә!

25 ноябрь көнне бик күп җылы котлау сүзләре Буа районы мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган чарада әйтелде. Бәйрәмгә районның күпбалалы әниләре, опека һәм приемный гайләләр чакырылды.

Фоеда балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр күргүзмәсе оештырылган иде. Теләүчеләргә аларны сатып алу мөмкикинлеге дә бар иде.

Тантанада социаль өлкә җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Бәйрәм Буа шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесеА.А. НикифоровныңБуа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.СадретдиноваһәмБуа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы Җәләлов Р.Г.котлау сүзләре  белән башланды. Герой-аналарга, Буа районының эчке эшләр бүлегенең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның аналарына, Әфган һәм Төнъяк Кавказ регионында һәлак булган хәрби хезмәткәрләр аналарына акчалата ярдәм һәм чәчәкләр тапшырылды. Ике анага “Ана даны – материнская слава” медале,  бишесенә – ана капиталы сертификатлары бирелде. Әниләргә зур бүләк булып районның үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары булды.

Буа муниципаль районында 496 күпбалалы, 40 опека һәм 20 приемный гаиләләр яши. Барлык  гаиләләргәдә матди ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International