Буада наркотик куллануга каршы ничек көрәшәләр

2015 елның 4 декабре, җомга

Буа шәһәр прокуратурасы бинасында узган чарада район наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе, үзәк дәваханә һәм шәһәрнең урта һөнәри белем бирү йортлары вәкилләре катнашты. Утырыш шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин җитәкчелегендә алып барылды. Анда 11 ай буе наркотикларга каршы алып барылган эш нәтиҗәләре барланды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Шакиров наркотикларга бәйле җинаятьләр, алар белән көрәшү юллары турында сөйләде. Ә табиб-нарколог Люция Краснова бүгенге көндә диспансер исәптә 10, профилактик исәптә 23 кеше торуын белдерде. Аларга күрсәтелгән медицина ярдәме хакында да әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International