Буада Социалистик Хезмәт Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Әлеге тантана Ватан сакчысы көне уңаеннан үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Геройларның якыннары, туганнары, районда оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты.

- Без Геройларыбыз белән горурланабыз, аларны искә алу белән генә чикләнмичә, гаиләләрен дә кайгыртып яшәргә бурычлыбыз. Георгий Сторожевның өлкән яшьтәге толына даими рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Адав-Толымбай авылында күптән түгел мәрхүм булган Александра Николаева яшәгән урамга юл салдырачакбыз, - диде Азат Айзетуллов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов данлы буалыларның хезмәттәге батырлыгын кабатларга, районның авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерергә кирәклеген әйтеп узды.

Аннан барысы да һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International