Инвалидлар көне кысаларында 9 нчы декабрь көнне Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәнгатьнең төрле төрләре буенча оештырылган мастер – класс үткәрелде.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар көне кысаларында 9 нчы декабрь көнне Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәнгатьнең төрле төрләре буенча оештырылган мастер – класс үткәрелде. Мастер – класс  балалар өчен һәрвакыт бәйрәм һәм яхшы кәефнең чыганагы булып тора. Бу чараның максаты: яшьүсмерләргә иҗатның тәмен җиткерү, сәнгатьтә үзеңне сынап карау һәм белем дәрәҗәсен арттыру иде. Чарада балаларга оригами, кәгазь, пластилин, табигать материаллары, төрле төстәге җепләр, салам белән эшләү мөмкинлеге бирелде. “Бердәм Россия” партиясенең Буа шәһәрендәге бүлеге мастер-класста катнашучыларына бүләкләр тапшырды. КСЮИ һәм Буа ветеринар техникумы студентлары –  бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр.

Мастер – классны оештыруда мәдәният бүлеге, мәктәптән тыш эшләр  үзәге, 1нче номерлы мәдәният мәктәбе, ветеринар техникум укытучылары, Буадагы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм Ял итү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Мондый очрашулар балаларны яңалыкка, бер – берсе белән аралышырга, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International