Буа каратэчылары Ульяновсктан җиңү һәм призлы урыннар белән кайттылар

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Мондый уңышка 8-9 яшьлек каратэчылар Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе Чемпионатында һәм Беренчелегендә ирештеләр. Ринат Хәсәнов шәкертләре бәйгенең фудокан каратэ һәм косики каратэ  төрләрендә ике команда белән чыгыш ясадылар. М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәновтан, 2 номерлы лицей укучылары Данила Смирновтан,  Рәсим Фәсхетдиновтан торган команда фудокан каратэ буенча беренче, косики каратэда икенче урын алдылар. 5 номерлы мәктәптән Роман Степанов, лицей-интернаттан Кәрим Низамов, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рамазан Исхаков көрәшкән команда ике төрдә дә өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International