Буалы форпостчылар республикада беренче урында

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

2015 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне Казанда узган “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр, студентлар формированиеләренең Х слетында бүләкләделәр. Районның “Форпост – Хокук тәртибе” үзәге “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр формированиеләре үзәге” исеменә конкурста 2 категорияле оешмалар арасында беренче урын яулады, Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Аның директоры Рафаэль Мансуровка яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Буа ветеринария техникумының “Форпост” отряды командиры Булат Хуҗиев, отряд әгъзасы Фәнзил Шакиров министрлыкның Рәхмәт хатлары, Румия Сәлахова  “Форпост” Республика Үзәге директоры Андрей Рыков боерыгы белән кул сәгате белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International