Ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

2015 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамил Гыймулла улы Гыйсматуллин катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. Кыш бабай  һәм Кар кызы да тантанага чакырылган иде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева киләсе яңа 2016 елда килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International