Бүген Казанда “Ел җитәкчесе-2015” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Анда республиканың иң талантлы җитәкчеләрен билгеләделәр. Әлеге конкурс Татарстанда 15нче тапкыр үткәрелә, иң дәрәҗәлеләрдән санала. Анда катнашу өчен меңләгән җитәкчедән заявка җибәрелгән булган. Бары тик 26сы гынә җиңеп чыга алган. Шулар арасында Буадан “Авангард” җәмгыятенең генераль директоры Николай Курчаткин бар. Ул – “Югары көндәшлеккә чыдам” номинациясендә җиңүче. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.