Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Буген, 25 декабрь көнне, Буа Дәүләт Драма театры бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Театр артистлары балалар алдында, Кар кызын һәм Кыш бабайның бүләкләр капчыгын урлау турында әкият уйнадылар, ләкин бернәрсәгә дә карамастан әкият яхшы тәмамланды.Тамаша барышында  балалар могҗизалар дөньясына чумып, үзләре дә әкият геройларына әверелделәр.Күңелле җырлар, биюләр һәм тәмле бүләкләр кәефләрне күтәрде. Тамаша ахырында балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, әкият геройлары  белән фотога төштеләр һәм яңа ел бүләкләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International