Бүген буалы 52 бала гадәти булмаган – “погон”лы Кыш бабайдан Яңа ел күчтәнәчләре алдылар. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар – Динар Низамов (Кыш бабай), Нурзил Галимова (Кар кызы) алдан шәһәрдә яшәүче аз керемле гаиләләрне шатландырдылар, аннан авылдагыларны. Сабыйлар Кыш бабайны үз иттеләр аңа Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр.