Буа якташлыгы өлкәннәр йортына кайттылар

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортка Буа якташлыгы җәмгыяте әгъзалары кайтты. Муниципальрайон башлыгы Азат Айзетуллов, якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Татплодовощпром» концерны директоры Раил Зыятдинов, «Идел-пресс” нәшрият комплексы директоры Ислам Әхмәтҗанов, ГТРК “Татарстан” филиалы директоры урынбасары Тауфик Сәгыйтов һәм башкалар өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International