Кичә район ЗАГС бүлегендә узып баручы 2015 елның соңгы – 268нче пары теркәлде.

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә район ЗАГС бүлегендә узып баручы 2015 елның соңгы – 268нче пары теркәлде. Буа никахлары тарихына бу көнне Норлат авылында яшәүче 24 яшьлек Владислав Демин белән шәһәрдән 20 яшьлек Анна Белоногованың исемнәре язылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева аларны ир белән хатын дип игълан иткәннән соң, яшь гаиләне Кыш бабай белән Кар кызы, әти-әниләре, туганнары, дуслары тәбрикләделәр. Район башкарма комитетеының эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова теләкләрен җиткереп, традиция буенча район Советы исеменнән Деминнарга бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International