Татарстанда өченче боз юлы ачылды. Соңгысы Казан – Буа юлын 65 километрга кыскарта

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Әлеге боз юлы рәсми рәвештә  Аракчино бистәсеннән алып Югары Осланга кичү дип атала. ГИМС инспекторлары анда барлык тиешле чараларны башкарган: бозның калынлыгын, документларның тәртиптә булуын, коткару һәм элемтә чараларының әзер булуын тикшергән.

Боз юлының озынлыгы 3200 метр, ул ике яклы хәрәкәткә көйләнгән. Хәзерге вакытта  калынлыгы 25-27 сантиметр тәшкил иткән бозга авырлыгы 2 тоннадан да  зур булмаган транспорт чараларын кертәләр. Йөртүчеләр аннан аерым кагыйдәләр буенча:  тизлекне сәгатенә 15 километрдан да арттырмыйча, транспор арасында 50дән 100 метрга кадәр ара саклап,  каешларны каптырмыйча, автомобиль ишекләрен биккә куймыйча хәрәкәт итәргә тиешләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International