Буалы чыгарылышлар БДИ тапшыру өчен фәннәрне 1 февральгә кадәр сайларга тиешләр

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Тугызынчылар исә төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган предметлар буенча гаризаны 1 мартка кадәр яза алалар.  Укучылар гаризаны мәктәпкә, ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы үткән еллар чыгарылышлары  яшәү урыны буенча мәгариф идарәләренә китерәләр.
Имтиханнар тапшыру процедурасы буенча сораулар килеп туганда дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8 (843) 294-95-05 телефон номеры буенча Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар” линиясенә шалтыратырга мөмкин.
11 сыйныф чыгарылышларына урта белем турында аттестат алу өчен ике мәҗбүри: математикадан һәм рус теленнән имтихан бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International