Һава торышы бозылу сәбәпле, Югары Ослан, Тәтеш, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары командалары Буада, “Арктика” боз сараенда узган зона уеннарына килә алмадылар. Беренчелек өчен дүрт команда – Буа, Апас, Кама Тамагы Тәтеш районнарыннан килгән 2005–2006 елгы яшүсмерләр көч сынашты.
Көндәшләре капкасына иң күп - 12 гол кертүче Буаның “Алтын алка” яшь хоккейчылар булды (тренер Иван Масленцев) Безнекеләр беренчелекне дә яулады. 9 гол белән апаслылар икенче, кайбычлылар – өченче (6 гол) урында. Район башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Владимир Храмов турнир җиңүе яулаган Буа командасына февраль башларында Мамадышта узачак финалда сынатмауларын теләде.