Буа муниципаль районы авыл җирлекләре секретарьлары семинары

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

2016 елның 22 нче гыйнваренда  Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Буа районында  һәм Татарстан Республикасында ЗАГС хезмәтенең 2015 елда  эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга эш планнарытурында” темасына авыл җирлекләре секретарьлары катнашында киңәшмә үткәрелде. 

Монда барлык 30 авыл җирлеге секретаре  килгән иде. ЗАГС бүлеге  начальнигы  Шагалиева Эльвира Радиковна  узган 2015 ел  эш нәтиҗәләре,быелгы елда  район һәм Республика рамкаларында алда торган бурычлар, планнар белән таныштырды.

Әлеге семинарга  ТР Буа муниципаль районы  мәгариф  идарәсе психологы  Лошманова Марина Георгиевнада чакырылган иде. Ул “Позитив  коммуникация”  темасына тренинг үткәрде,эш барышында төрле сораулар белән мөрәҗагать итеп килүче  халык белән уртак тел таба белү серләренә  өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International