"Форсаж" картинг үзәгендә Буа муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг буенча традицион ярышлар узды. Быел ярышта республикадан 20 шәһәр һәм район спортчылары көч сынаштылар.
Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов ачып жибәрде. Аның билгеләп үтүенчә, елдан-ел картинг белән шөгыльләнүче балалар саны арта. Район данын быел ике команда яклады - мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Росток" hәм "Сатурн" командалары.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 12-16 яшьлек егетләр арасында Буа егете Газиз Гафуров 3 урын алды.
Җиңүчеләр унлыгында шулай ук Буа спортчылары: Валерия Колпакова, Алсинә Ситдыйкова, Рамзана Шакирова, Диана Каширина, Аделя Әфләтунова, Гөлия Әһлиуллина, Зөлфия Садыйкова.
Җиңүче команда Казан шәhәренен "Форсаж" клубы вәкилләре булды.
Барлык җиңүчеләр дә медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр һәрберсенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.