Шушы көннәрдә “Авангард” агрофирмасында комбайннар парады узды. “Кыр кораблары”ның уракка әзерлеген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән бергә “Татагрохим” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Наил Алиуллов кабул иттеләр.
Тиздән агрофирма басуларын иңләргә керешәчәк 17 комбайнның барысы да бу көнне Кайбыч авылы янындагы кырда тигез рәтләргә тезеп куелган иде. Комиссия әгъзалары күз уңыннан аларның техник торышына, комплектлаштырылуына, комбайнчыларга, хезмәтне саклауга булган таләпләрнең берсе дә читтә калмады. Комиссия бу яктан хилафлык тапмады. Аннан комбайннарның герметиклыгын тикшерүгә чират җитте. Махсус мәйданчык аша беренче булып “Нью-Холланд” комбайны белән Дмитрий Сидоров узды. Комиссия әгъзалары никадәр генә эзләмәсеннәр, коелган бер бөртек тә таба алмадылар. Калганнары белән дә шул ук хәл кабатланды.
– Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алуга болай җаваплы каравыгыз шатландыра, – диде гаҗәпләнүен яшермичә Илдар Әфләтунов. Ул шулай ук агрофирма җитәкчелегенең механизаторларның квалификациясен үстерүенә, уңайлы эш шартлары тудыруына, кызыксындыру чаралары булдыруына, эшкә яшьләрнең килүенә югары бәя бирде. Агрофирма директоры Николай Курчаткин әйтүенчә, быел Буа һәм Чуашстанның Цивильск районы кырларында 11 мең гектарда игелгән бөртекле-кузаклы культуралардан 45 мең тонна ашлык җыеп алырга планлаштыралар. Бер комбайнга уртача 430 гектар туры килә. Ике сменада эшләү өчен механизаторлар җитә, вак-төяк җитешсезлекләрне урында юк итү өчен мобиль ремонт звеносы булдырылган. Бу уракны 25 көндә төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк. Вакыт белән бергә югалтуларга юл куймауны да беренче урынга куялар. Комбайннарны һәр яктан төзеклеген тәэмин итү өчен аларны кышын ремонтлау максатында ангар өлгертеп киләләр, киләсе ел уңышы астына минераль ашламалар тупларга да керешкәннәр.
– Кырчылыкта да, терлекчелектә дә төп максатыбыз – җитештерелүче продукциянең үзкыйммәтен киметү, – ди Николай Григорьевич.
Бу көнне агрофирманың туфрак эшкәртүдә катнашучы техникасын да күздән кичерделәр. Тракторчылар Тәлгать Хәйретдинов, 64 яшьлек Әсхәт Закиров, Юрий Емельянов, Әдип Гыйниятуллин, беренче елын гына эшләүче Илнур Камәретдинов һәм башкалар сызган буразналар биредә эш рәтен белүчеләр генә хезмәт куюын тагын бер кат раслады.