Кем өендә нинди зар бар?

2016 елның 15 июле, җомга

Район Советы утырышлар залында дүшәмбе көнне  шәһәрдәге күпкатлы йортлар буенча өлкәннәр катнашында традицион киңәшмә узды. Анда тиздән төгәлләнәчәк капиталь ремонт барышы хакында сүз барды, беррәттән башка мәсьәләләр дә кузгатылды.

Капиталь ремонт буенча район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге на-чальнигы Виктор Арисов чыгыш ясады. Ул ремонт ясаганда җибәрелгән җитешсезлекләр барысы да бетерелде дип бел-дерде. Халык аңа башка сораулар белән дә мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, Комсомол урамындагы 32 “Д” номерлы йорт буенча өлкән төзүчеләрнең йортның отмостканы яхшы ясауларын, ә менә подъездагы штукатурлау эшен ахырына җиткереп бетермәүләрен әйтеп узды. Виктор Борисович бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Титов урамындагы 2, 4, 6, 8 номерлы йортлар су басымы булмаудан зарланганнар. Анысы да уңай якка хәл ителгән. Б. Хмельницкий урамының 50 номерлы йорт өлкәнен чүп контейнерының өйгә якын торуы күп-тән борчыган. Аның артыннан ук сорау бирергә торып басучы Арефьев урамының 8 номерлы йорт буенча өлкәнен әлеге йортка Р. Люксембург ягыннан килүче юлның торышы канәгатьләндерми.

-Кешеләр тротуарсыз, чокырлы юлдан йөрергә мәҗбүр. Шул чокырларга иске асфальт булса да китереп аударсалар әйбәт булыр иде, - ди ул.

Утырышны алып барган муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Ере-меев халыкның зарын тыңлап бетергәч, үзе дә канәгатьсезлек белдерде. Сүз кайбер күпкатлы йортлар территориясенең чиста булмавы хакында иде. Моңа мисал итеп шәһәрдә таратылучы газеталарның берсендә төшергән фотолар экран аша күрсәтелде.

-Без шәһәр чисталыгын азрак күз уңыннан ычкындырдык. Бу җи-тешсезлекне һичшиксез бетерергә, - дип катгый таләп куйды ул йорт буенча өлкәннәргә мөрә-җәгать итеп. Бу мәсьәлә буенча җаваплылар итеп ул “Идарәче компания” директоры Виктор Мясниковны һәм “Буа МППЖКХсы” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Яфи-зовны билгеләде.

Илдар Фәритович икен-че бер проблемага да тукталды. Ул да булса халыкның коммуналь түләүләр буенча бурычлар җыюы.

- Узган елгы күңелсез хәл кабатланмасын иде. Барыгыз да хәтерлисездер, җылылык өчен түләмәү аркасында квартираларга җылылык үз вакытында бирелмәде, нәтиҗәдә коммуналь түләүләрне даими башкара килүчеләр дә әҗәтлеләр аркасында берникадәр салкында яшәргә мәҗбүр булдылар, - диде ул.

Утырыш ахырында кат-гый таләп куелды – икенче җыелуга кадәр күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International