Районда урып-җыю эшләре дәвам итә

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Кайбер хуҗалыкларда көзге культуралар белән беррәттән арпа һәм борчак җыюга да керешетеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 25 июльгә барлыгы 9571 гектарда бөреклеләр урдырылды, 9321 гектарда суктырылды, 37189 тонны ашлык җыеп алынды.

 Шул исәптән бодай барлыгы 9 мең гектарга якын мәйданда суктырылган, 35 мең тоннадан күбрәк ындырларга кайтарылган. Арышны 202 гектарда урганнар, шуның 182 гектары суктырылган, 948 тонна  амбарларга озатылган. Тритикалены 158 гектарда урып, 755 тонна озатканнар. “Авангард” агрофирмасының игенчеләре арпа җыеп-алуга да керештеләр. Ул 23 гектарда урдырып, 106 тоннада төяп ындыр табагына кайтартылган. Борчак 230 гектарда урдырылды.

Район буенча һәр гектардан уртача уңыш күләме 39,9 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International