Буада “Туган мәктәбеңә булыш” акциясе бара

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Шәһәрнең үзәк мәчетенә йөрүче өлкәннәр  –  шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясенең элеккеге чыгарылышлары  “Туган мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында уку йортына 5 мең сум акча җыеп тапшырдылар. Гимназия директоры Ленар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, ул сумма коррекция сыйныфына кирәк-ярак алуга тотылачак.

Үзәк мәчет М. Вахитов исемендәге гимназиядә укучылар өчен дә 21 мең сум акча җыеп тапшырды. Әлеге сумма август аенда уку йортында белем алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм сыйфатында тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International