Узган яртыеллыкта муниципаль районның административ комиссиясе административ хокук бозучыларны 191100 сумлык штрафка тартты.
Административ җавап-лылыкка тартылучылар нигездә “кызыл сызык”тан чыгып йорт каршына төзелеш материаллары, чүп-чар өючеләр, аны яндыручылар, мал-туарны урамга чыгарып йөртүчеләр, автомобильне ярамаган урында юуучылар һәм башкалар. Комиссия шундый эчтәлекле 94 беркетмәне карады.
Исегезгә төшерәбез, шә-һәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдә-ләрен бозучы гражданнарга 2000нән 5000 сумгача штрафлар каралган.
Административ комиссия буалыларны территорияне төзекләндерү ка-гыйдәләрен, урам сәүдәсе тәртибен бозу яисә усал этләрне урамга чыгару фактлары турында Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” йорт, 13 кабинет адресы буенча яисә 3-18-93 телефоны аша kom.adm@tatar.ru электрон адресына хәбәр итәргә чакыра.